Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Козьмодемьянск исеме белән дә мәгълүм.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык таралган була.

1735 елда башкорт күтәрелеше вакытында авыл яндырыла, яңадан салына. 1736 елда яндырылган чиркәү урынына агачтан яңа Козьмодемьянск чиркәве төзелә (сакланмаган).

1861 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1869 елда 5 укучы укый), 1880 елларда үз бинасы булдырыла.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, XX йөз башында шулай ук вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре, казна урманы каравылчысының өе була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1682 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Әлмәт, 1995 елның 12 июленнән Зәй районында.

Хәзер Гулкин авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красная Заря” колхозы оештырыла, 1950 елдан авыл – Свердлов исемендәге колхозның үзәк утары, 1961 елдан шул ук исемдәге зурайтылган колхоз составында (үзәк утары Әлмәт районының Кузайкино авылында).

1991 елдан биредә “Зәйнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы цехы урнаша; бу чорда өйләр, җитештерү объектлары төзелә, инфраструктура булдырыла. 1997 елдан − “Сеспель” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2006 елдан – “Гулькин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть, 2007 елдан”Союз-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Кузайкино төбәкара җитештерү комплексы составында, шулай ук крәстиян фермер хуҗалыклары эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асраучылык).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб бар (1974 елдан). Буасы һәм гыйбадәт кылу ташы булган “Максимова головка” чишмәсе төзекләндерелгән, янында ял итү паркы булдырылган.

Халык саны

1870 елда – 529,
1897 елда – 929,
1920 елда – 1144,
1926 елда – 896,
1938 елда – 613,
1949 елда – 731,
1958 елда – 618,
1970 елда – 390,
1979 елда – 246,
1989 елда – 127,
2002 елда – 143,
2010 елда – 165,
2017 елда – 151 кеше (руслар – 80%, татарлар – 10%).