- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы авыл. Зәй тимер юл станциясеннән 18 км көнчыгыштарак, Зәй−Сарман автомобиль юлы буенда урнашкан
Авылга 1680 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Сарсаз Тамак исеме белән дә мәгълүм.
XIX йөзнең беренче яртысына кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы элек чукындырылган татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана, мичкә ясау кәсепчелеге, агач эше таралган була.
Авыл Зәйнең Крестовоздвижение, 1889 елдан Югары Баграж авылының Троица чиркәүләре приходларына карый.
XX йөз башында авылда икмәк саклау һәм сату кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 1174 дисәтинә тәшкил итә.
1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 108 хуҗалыкның 9 ында ат юк, 98 − бер, ике, 4 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 946 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 50 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.
1910 елда вакытлыча файдалануга алып торган йортта бер сыйныфлы катнаш земство училищесе ачыла.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.
Хәзер Баграж авыл җирлеге үзәге.
Күмәкләштерү елларында авылда “Марс” колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.Игнатьева), 1936−1959 елларда биредә Чыбыклы машина-трактор станциясе урнаша (беренче директоры – С.Х.Хәлиуллин).
1954 елдан “Ленин юлы” колхозы составында (үзәк утары Югары Баграж авылында), 1959 елдан авыл – Вахитов исемендәге колхозның (аның составына шулай ук Югары Баграж һәм Сарсаз-Баграж авыллары керә), 1970 елдан − “Үрнәк” совхозының (1998 елдан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы), 2005 елдан “Восток” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсенең үзәк утары (кырчылык, сөт терлекчелеге).
Авылда мәдәният йорты (1990 елдан аның каршында “Җидегән йолдыз” фольклор ансамбле эшли), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар (барсы да 2008 елда төзелгән бинада).
2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (1972 елда салынган бинада).
Г.И.Тавлин (1925−1998) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, авылда аның исеме белән урам атала, 2017 елда мәдәният йортына мемориаль такта куела.
1956−1974 елларда авылда М.С. һәм М.С. Гыйләҗевләр – күренекле татар язучысы А.М.Гыйләҗевнең әти-әнисе яши, ул күп тапкырлар авылда була (йорт саклана, 2015 елда аңа мемориаль такта куела).
1859 елда – 232,
1870 елда – 395,
1884 елда – 539,
1897 елда – 674,
1913 елда – 635,
1920 елда – 631,
1926 елда – 632,
1938 елда – 652,
1949 елда – 458,
1958 елда – 517,
1970 елда – 498,
1979 елда – 379,
1989 елда – 185,
2002 елда – 193,
2010 елда – 186,
2017 елда – 164 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.