Тарихы

Авылга XVII йөз ахырында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мич чыгару, тукучылык һәм чыпта сугу кәсепчелеге, чана, арба ясау, чабата үрү таралган була.

1769 елда авылда Н.П.Рычков җитәкчелегендә Санкт-Петербург Фәннәр академиясе экспедициясе булып китә.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә һәм су тегермәне була. XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 су тегермәне, ярма яргыч, икмәк саклау һәм сату, 2 вак-төякләр кибетләре эшли. 1905 елда икенче мәчет салына. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1527 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 239 хуҗалыкның 62 сендә ат юк, 171 е − бер, ике, 6 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 2213 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 129 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Түбән Биш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Якты күл” колхозы оештырыла” (беренче рәисе – К.Гыйльфанов).

1954 елдан − зурайтылган “Чулпан” (үзәк утары Кушъелга авылында), 1958 елдан – Тукай исемендәге колхозлар (үзәк утары Түбән Биш авылында), 1998 елдан – “Тукай” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Восток” агрофирмасының “Игенче” бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асраучылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда мәчетләр ябыла, аларда мәктәп һәм клуб урнаша. Башлангыч мәктәп 2012 елга кадәр эшли.

Мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты бар (икесе дә − 1980 елда салынган бинада). 1997 елда яңа “Шәрифҗан” мәчете төзелә, 2014 елда “Салкын Чишмә” чишмәсе төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

Х.Г.Арсланов (1938−2012) – актер, журналист, публицист, профсоюз хезмәткәре, “Матурым” газетасының баш мөхәррире, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе;

И.Х.Исрафилов (1950 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор, Казан университетының Чаллы институтында югары энергетикалы процесслар һәм агрегатлар кафедрасы мөдире (2001 елдан).

Авылда язучы Рабит Батулланың балачак еллары уза (Түбән Лоҗыда туган).

Халык саны

1859 елда – 471,
1897 елда – 904,
1906 елда – 957,
1913 елда – 1235,
1920 елда – 1320,
1926 елда – 831,
1938 елда – 878,
1949 елда – 682,
1958 елда – 701,
1970 елда – 665,
1979 елда – 478,
1989 елда – 256,
2002 елда – 203,
2010 елда – 166, кеше (татарлар).