Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында чуашлар тарафыннан нигез салына. XVIII йөздә шулай ук татарлар да күчеп утыра.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элек чукындырылган татарлар, яңа чукындырылган һәм чукындырылмаган ясаклы чуашлар, отставкадагы солдатлар). 1899 елда халкының 5% ын чуашлар тәшкил итә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык, киез итек басу, чыпта сугу, көпчәк, арба-чана ясау кәсепчелеге таралган була.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була.

1878 елда миссионерлык мәктәбе ачыла (24 ир бала һәм 15 кыз бала укый, беренче укытучы – Н.Григорьева).

Авыл Караелга авылының Вознесение чиркәве приходына карый. 1889 елда Алабуга сәүдәгәре Н.Д.Стахеев акчасына агачтан Троица чиркәве (сакланмаган) һәм миссионерлык мәктәбенең аерым агач биналары төзелә.

XX йөз башында шулай ук су тегермәне, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1570 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 212 хуҗалыкның 33 ендә ат юк, 165 − бер, ике, 14 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота. 125 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Халкы 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсендә катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Сәвәләй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елда авылда “Якты Юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Н.Смирнов). 1958 елдан − авыл зурайтылган “Октябрьнең 40 еллыгы” исемендәге, 1959 елдан – “Искра” (аңа шулай ук Калиновка, Караелга, Яңа һәм Иске Маврино торак пунктлары керә), 1998 елда – “Сәвәләй” авыл хуҗалыгы  товалары җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Зәй шикәре”агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсенең үзәк утары (кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгызчылык һәм сарык асраучылык).

1948 елда колхоз гидроэлектростанциясе төзелә. 2012 елда яңа тимер-бетон күпер салына. 1918 елда кооператив кибет ачыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда – наданлыкны бетерү (ликбез) пункты (беренче җитәкче – И.Г.Кашаев), 1932 елда – медпункт, 1933 елда клуб ачыла (беренче мөдире – Ф.Г.Бормотин; чиркәү бинасында урнашкан була).

1919 елда башлангыч мәктәп оештырыла, 1932 елдан крәстиян яшьләр мәктәбе (Себергә сөрелгән крәстияннәрнең йортларыннан салынган бинада), 1935 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1958, 1967, 1976 елларда яңа биналар төзелә), 1976 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1969 елда салынган, аның каршында “Сәвәләй” фольклор ансамбле эшли, оештыручы В.В.Агапов, 2013 елдан халык ансамбле), китапханә, “Ромашка” балалар бакчасы (2010 елдан мәктәп бинасында), дәвалау амбулаториясе (2012 елдан). “Балкан” (Балкан тавында (Бакыр тау)), “Мәктәп бакчасы янында” һәм башка чишмәләр төзекләндерелгән.

Күренекле кешеләре

В.В.Агапов (1960 елда туган) – эстрада җырчысы, композитор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган артисты, “Моңлы Чаллы” театрын оештыручы һәм аның җитәкчесе (Чаллы шәһәре);

Г.А.Белышев (1941 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, СССРның атказанган уйлап табучысы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

К.П.Долгов (1916−2005) – полковник, дипломатик хезмәткәр, тышкы разведка хезмәткәре (1947−1983 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты (1938−1948 елларда);

М.Ф.Долгов (1913−2000) – Татарстан телевидениесен оештыручыларның берсе, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиофикация (1946−1952 елларда), Радиотапшырулар һәм телевидение (1958−1962 елларда) комитетлары рәисе, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты нәшрияты директоры (1963−1973 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

А.Е.Ефимов (1887−1982) – ветеринария фәннәре кандидаты, профессор, Омск ветеринария институтының гистология кафедрасын оештыручы һәм җитәкчесе (1925−1972 елларда);

С.М.Матвеев (1871−1942) – протоиерей, миссионер, этнограф, җәмәгать эшлеклесе, 1915−1917 елларда “Дус” керәшен газетасы мөхәррире (Уфа шәһәре).

1988−1992 елларда җирле хуҗалык белән ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бәләге лауреаты Т.Г.Хадиев җитәкчелек итә (1951 елда туган).

Халык саны

1859 елда – 528,
1897 елда – 1169,
1913 елда – 1260,
1920 елда – 1298,
1926 елда – 1171,
1938 елда – 1119,
1949 елда – 971,
1958 елда – 1115,
1970 елда – 1235,
1979 елда – 962,
1989 елда – 849,
2002 елда – 943,
2010 елда – 964,
2017 елда – 934 кеше (татарлар – 88% (шул исәптән керәшен татарлар – 73%), руслар – 11%).