Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1922 елда урманчылык кордоны һәм Борисов хуторы урынында Зәйдән күчеп килүчеләр нигез сала (шул исәптән Перцевойлар да).

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Зәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Аксар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Пушкин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – П.Ратников). 1950 елдан − зурайтылган Молотов исемендәге колхоз (Икенче Бөгелде авылы), 1957 елда Пушкин исемендәге колхозга үзгәртелә, 1959 елдан XXI партия съезды исемендәге колхоз составында (Аксар авылы).

1960 елларда халкы Зәй Дәүләт район элетростанциясен төзүдә актив катнаша, 1960−1970 елларда аның янында шикәр һәм автоагрегат заводы төзелә.

1990 еллар башыннан авыл җирләре Зәй шәһәре халкы өчен шәхси торак төзү өчен бирелә.

2019 елда фельдшер-акушерлык пункты ачыла.

Халык саны

1926 елда – 55,
1938 елда – 87,
1949 елда – 87,
1958 елда – 96,
1970 елда – 44,
1979 елда – 43,
1989 елда – 13,
2002 елда – 69,
2010 елда – 225,
2017 елда – 375 кеше (руслар – 55%, татарлар – 42%).