Тарихы

Авылга 1913 елда Столыпин аграр реформасын гамәлгә ашыру барышында Иске Тәкмәк авылы кешеләре тарафыннан нигез салына; соңрак бирегә шулай ук Түбән Биш авылыннан керәшен татарлар күчеп килә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 506,2 дисәтинә тәшкил итә.

1916 елда вакытлыча файдаланып торуга алынган йортта бер сыйныфлы катнаш мәктәп ачыла (беренче укытучы – А.Виноградова).

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябереннән Зәй районында.

Хәзер Аксар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан − зурайтылган “Ворошиловец” (Иске Тәкмәк авылы), 1951 елдан – “Красный передовик” (Бүресарай авылы), 1959 елдан – XXI партсъезд исемендәге колхозлар (Аксар авылы), 1998 елдан “Нур” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2001 елдан – “Зәй азык-төлек компаниясе”, 2006 елдан “Зәй” агрофирмалары составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1958 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында Яңа Тәкмәк туктаулыгы табылган (бронза гасырның буралы курган культурасы).

Халык саны

1926 елда – 133,
1938 елда – 193,
1949 елда – 138,
1958 елда – 84,
1970 елда – 43,
1979 елда – 43,
1989 елда – 15,
2002 елда – 18,
2010 елда – 18,
2017 елда – 16 кеше (руслар, татарлар).