Тарихы

Авыл 1710−1711 еллардан билгеле. Беренче исеме – Мәнди. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Тимерсу-Тамак исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет (гыйбадәт йорты), мәдрәсә; XX йөз башында – су тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 372 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 48 хуҗалыкның 12 сендә ат юк, 35 − бер, ике, бер хуҗалык өч эш аты тота; 421 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 14 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елың 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Пәнәче авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Тимер-Су” колхозы оештырыла, соңрак – Киров исемендәге колхоз. 1950 елдан зурайтылган “Герой” (Югары Пәнәче авылы), 1959 елдан – “Якты Йолдыз” (Кадер авылы), 1983 елдан – бүленеп чыккан “Ярыш” (Югары Пәнәче авылы; 1998 елдан – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы), 2005 елдан – “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәдәният

2000 елда мәчет төзелә.

Халык саны

1859 елда – 111,
1870 елда – 126,
1913 елда – 256,
1920 елда – 277,
1926 елда – 198,
1949 елда – 117,
1958 елда – 175,
1970 елда – 179,
1979 елда – 117,
1989 елда – 81,
2002 елда – 56,
2010 елда – 50,
2017 елда – 55 кеше (татарлар).