Тарихы

Авыл 1748 елдан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар, шул исәптән элек чукындырылганнар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык, арба, чана, көпчәк ясау таралган була.

1858 ел мәгълүматларына караганда, халыкның 80% ы − христиан, 20% ы ислам динен тота. 1880 елда авылда миссионерлык мәктәбе ачыла (1883−1884 елларда 27 ир бала укый), 1913 елдан земство мәктәбе, 1916 елда яңа бина төзелә.

XX йөз башында волость идарәсе, мөселман гыйбадәт йорты, су тегермәне, әвен, тимерчелек, 2 бакалея һәм шәраб кибете; пәнҗешәмбе саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1376 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 165 хуҗалыкның 17 сендә ат юк, 140 – бер, ике, 8 хуҗалык 3 һәм күбрәк эш аты тота.

Православие динендәге халкы Федотово авылының Казан Богородица чиркәве приходына, 1880 еллардан Кабан-Бастырык авылының Михаил чиркәве приходына карый. XX йөз башында агач мәчет һәм Казан Изге Гурий чиркәве төзелә.

1918 елда авылда ак гвардиячеләр отряды урнаша. Халкы 1920 елгы “сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1890 еллардан 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волосте үзәге булып тора. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Түбән Биш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Уңыш Иген” колхозы оештырыла, 1954 елда аңа Бишсубаш авылы кушыла. 1958 елда авыл – зурайтылган Тукай исемендәге колхозның (аңа шулай ук Кушъелга, Бишсубаш һәм Шыкмай торак пунктлары да керә), 1998 елдан “Тукай авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативының үзәк утары, 2004 елдан “Восток” агрофирмасының “Игенче” бүлекчәсе составында (кырчылык, терлекчелек).

Авыл үсешенә 1959−1993 елларда Тукай исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән, ТАССРның атказанган агрономы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры И.В.Сәгыйтдинов зур өлеш кертә (1930−2006, авылда җирләнә). Аның җитәкчелегендә барлык җитештерү, социаль һәм мәдәният-көнкүреш объектлары төзелә һәм реконструкцияләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла (1920 еллар ахырында яңа бина төзелә), 1930 елдан – җидееллык, 1949 елдан урта мәктәпкә үзгәртелә (1973 елда яңа бина төзелә).

1980 елда мәктәп каршында Н.П.Евсеев тарафыннан төбәкне өйрәнү музее оештырыла. Авылда шулай ук мәдәният йорты (аның каршында 2015 елдан “Идегәй”, “Җиңгәчәй”, балалар “Бишкәй” фольклор коллективлары, “Бөрлегән” хореография ансамбле, театр эшли), “Умырзая” балалар бакчасы (2015 елдан мәктәп каршында), фельдшер-акушерлык пункты (1935−2010 елларда участок хастаханәсе), мәчет (1999 елдан), православие гыйбадәтханәсе (2018 елдан) бар.

Авылда төбәкара әһәмияткә ия мәдәни истәлекләр саклана: беренче каты кибет булган ике катлы сәүдәгәр йорты һәм XIX йөз ахыры вак-төякләр кибете, XIX йөз кәшәнә баганасы; авыл янында – җирле халык тарафыннан билгесез изге мөселман кабере буларак хөрмәтләнүче XVIII йөз кабер ташы бар.

Күренекле кешеләре

М.К.Михайлов (1938 елда туган) – нейрорентгенолог, нур диагностикасы белгече, медицина фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы, ТАССРның, РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 460,
1870 елда – 489,
1897 елда – 798,
1913 елда – 915,
1920 елда – 987,
1926 елда – 930,
1938 елда – 904,
1949 елда – 710,
1958 елда – 657,
1970 елда – 563,
1979 елда – 465,
1989 елда – 340,
2002 елда – 376,
2010 елда – 353,
2017 елда – 321 кеше (татарлар, шул исәптән керәшен татарлар – 24%).