Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1906−1911 елларда Красноярский отрубы буларак П.А.Столыпинның аграр реформасы барышында Зәйдән күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Александр Бистәсе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Красный Яр” колхозы оештырыла. 1950 елдан зурайтылган “Кызыл партизан” колхозы (1970 елдан – совхоз) составында (Александр Бистәсе авылы).

Мәгариф

1930−1951 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1913 елда – 96 һәм1920 елда– 108 (Ирнә, Забродный поселоклары белән бергә),
1926 елда – 37,
1938 елда – 94,
1949 елда – 96,
1958 елда – 47,
1970 елда – 42,
1979 елда – 17,
1989 елда – 5 (руслар),
2002 һәм 2010 елларда – даими яшәүчеләр юк,
2017 елда– 1 кеше (татар).