Тарихы

Авылга XIX башында, Рязань губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Александровский, Яңа Александровка, Крутогорский, Крутогорка, Крутынский исемнәре белән дә мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр алпавыт Киселёвныкы булган крепостной крәстияннәр катлавына керә. Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, яшелчәчелек, вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү таралган була.

1886 елда көчле янгын нәтиҗәсендә авылның өчтән бер өлешеннән күбрәге юкка чыга. XX йөз башында кәшәнә, су тегермәне, май заводы, икмәк саклау һәм сату кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1524 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 111 хуҗалыкның 14 ендә ат юк, 91 – бер, ике, 6 хуҗалык 3 һәм күбрәк эш аты тота; 1194 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 55 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшлэү кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Авыл Александр Бистәсе авылының Рождество чиркәве приходына карый.

1908 елда бер сыйныфлы катнаш земство училищесе ачыла (беренче укытучы – Е.М.Вячкилева).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә, 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Александр Бистәсе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Икенче бишьеллык” колхозы оештырыла. 1958 елдан − зурайтылган “Кызыл партизан” (Александр Бистәсе авылы) колхозы (1970 елдан совхоз), 1998 елдан – “Александровский” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2005 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе составында.

Халык саны

1859 елда – 274,
1870 елда – 338,
1884 елда – 451,
1897 елда – 584,
1913 елда – 694,
1920 елда – 605,
1926 елда – 403,
1938 елда – 349,
1949 елда – 232,
1958 елда – 188,
1970 елда – 175,
1979 елда – 141,
1989 елда – 93,
2002 елда – 41,
2010 елда – 27,
2017 елда – 26 кеше (руслар – 65%, татарлар – 19%).