Тарихы

Авыл 1680 елдан билгеле. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу чорда авылда шулай ук “кыргызлар” да яши.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы һәм йомышлы татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык һәм олаучылык таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет һәм мәдрәсә, XX йөз башында авылның югары һәм түбән оч мәхәлләләренә караучы 2 мәчет, алар каршында мәдрәсә, шулай ук 2 су тегермәне, ярма яргыч, икмәк саклау һәм сату, мануфактура-вак-төякләр кибетләре була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 916,1 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 167 хуҗалыкның 43 ендә ат юк, 118 – бер, ике, 6 хуҗалык өчәр һәм күбрәк эш аты тота; 1548 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә; 111 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

1919 елда авылның шактый өлеше һәм түбән оч мәчете янып китә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә.1920 елдан ТАССРның Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бигеш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Урай” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Мөхәммәтҗанов). 1950 елдан шул ук исемдәге зурайтылган, 1959 елдан – “Алга” колхозлары (икесенең дә үзәк утары Бигеш авылында; 1998 елдан – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Зөя” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда халык акчасына яңа мәчет төзелә, ул исә аннары клубка бирелә (1984 елда сүтелә). Югары очтагы мәчет һәм мәдрәсәдә 1930 елларда башлангыч мәктәп урнаша. Мәчет бинасы – 1990 еллар башында, мәдрәсә 1960 еллар башында сүтелә. Башлангыч мәктәп 2000 еллар башына кадәр эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. 1994−1996 елларда югары оч мәхәлләсенең элеккеге мәчете урынында яңа мәчет салына. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

В.Р.Абдрахманов (1939 елда туган) – медицина фәннәре докторы, Мәскәү медицина-стоматология институты профессоры (1990 елдан);

Ф.Ф.Солтанбәков (1892−1940) – сәясәт һәм хуҗалык эшлеклесе, Башкортстанның Вакытлы Революцион Советы әгъзасы (1918 елдан), ТАССРның Авыл хуҗалыгы һәм батраклар профсоюзы өлкә комитеты рәисе (1924−1930 елларда), Казан коммуналь хуҗалык тресты җитәкчесе (1930−1938 елларда).

Халык саны

1870 елда – 425,
1897 елда – 718,
1913 елда – 946,
1920 елда – 897,
1926 елда – 723,
1938 елда – 580,
1949 елда – 562,
1958 елда – 555,
1970 елда – 548,
1979 елда – 453,
1989 елда – 253,
2002 елда – 222,
2010 елда – 205,
2017 елда – 193 кеше (татарлар).