Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1927 елда Олы Батрас авылыннан күчеп килүчеләр (36 гаилә) нигез сала, аларның йортлары көчле янгын нәтиҗәсендә янып киткән була.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Зәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Төги авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный двигатель” колхозы оештырыла (беренче рәисе Я.Александров). 1951 елдан − зурайтылган Энгельс исемендәге (үзәк утары Алексеевка авылында), 1959 елдан “Рассвет” колхозлары составында (үзәк утары Төги авылында).

Халык саны

1938 елда – 152,
1949 елда – 109,
1958 елда – 92,
1970 елда – 46,
1979 елда – 21,
1989 елда – 10 кеше (руслар);
2002 елдан даими яшәүчеләр юк.