Тарихы

XX йөз башында алпавыт дачасы буларак нигезләнә.

1932 елда аның җирлегендә туберкулез белән авыручыларны дәвалау өчен кымыз шифаханәсе («Ютазы» санаторие) ачыла, соңрак ул бөтенроссия санаторие статусын ала. 1980 елда Баулы шәһәренә күчерелә, бинасына өстәп яңа корпуслар төзелә, «Прометей» ял базасы ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигезләнгән вакытыннан поселок Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән Ютазы районында.

Хәзер – Ютазы авыл җирлегендә.

Халык саны

1938 елда – 63,
1958 елда – 84,
1970 елда – 84,
1979 елда – 91,
1989 елда – 29,
2002 елда – 54,
2010 елда – 48,
2020 елда – 48 кеше (татарлар, руслар).