Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар башында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Кәрәкәшле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан – «Гигант» колхозы, 1959 елдан – Киров исемендәге колхоз (үзәк утары – Кәрәкәшле авылы), 1993 елдан – «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Кәрәкәшле» күмәк хуҗалыгы, 2011 елдан «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934–2001 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (1930 елдан, 1984 елда яңа бина төзелә), китапханә (1965 елдан, 2008 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1960 елдан), «Әсгать» мәчете (2001 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

К.К.Яхин (1949 елда туган) – медицина фәннәре кандидаты, профессор, Татарстан Республикасының атказанган табибы.

Халык саны

1922 елда – 255,
1926 елда – 287,
1938 елда – 292,
1949 елда – 273,
1958 елда – 269,
1970 елда – 292,
1979 елда – 222,
1989 елда – 136,
2002 елда – 116,
2010 елда – 120,
2020 елда – 92 кеше (татарлар).