Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Кырым-Сарай волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ютазы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елдан поселок хуҗалыклары Чапаев исемендәге колхозга керә (үзәк утары – Алма-Ата авылы), 1950 еллар башыннан – «Ютазы» колхозы (үзәк утары –Урал поселогы), 1957 елдан – «Ждановский» совхозы (үзәк утары – Ютазы авылы), 1990 елдан – «Алма-Ата» колхозы, 1993 елдан – «Алма-Ата» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Алма-Ата» күмәк хуҗалыгы, 1999 елдан – «Алма-Ата» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1926 елда – 46,
1938 елда – 162,
1949 елда – 121,
1958 елда – 76,
1970 елда – 110,
1979 елда – 87,
1989 елда – 33,
2002 елда – 55,
2010 елда – 36,
2020 елда – 32 кеше (руслар).