Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Ютазы районына керә, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ютазы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Үзәк» колхозы оештырыла, 1950 елдан – Жданов исемендәге колхоз (үзәк утары – юкка чыккан Әптерәзәк авылы), 1957 елдан – «Ждановский» совхозы (үзәк утары – Ютазы авылы), 1990 елдан – «Ютазы» совхозы, 1994 елдан – «Ютазы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан –«Ютазы» күмәк хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1938 елда – 314,
1949 елда – 257,
1958 елда – 151,
1970 елда – 101,
1979 елда – 75,
1989 елда – 61,
2002 елда – 41,
2010 елда – 40,
2020 елда – 32 кеше (татарлар).