Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларның беренче яртысында нигезләнә. ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ютазы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда авылда «Заря» коммунасы оештырыла. 1923 елда ул Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә 9 нчы урын ала һәм «Фордзон» тракторы, 500 китаптан торган китапханә, унике рәтле чәчкеч белән бүләкләнә. Коммунаның үз клубы һәм яслесе була.

1929 елда коммуна нигезендә «Ык» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Жданов исемендәге колхоз (үзәк утары – юкка чыккан Әптерәзәк авылы), 1957 елдан – «Ждановский» совхозы (үзәк утары – Ютазы авылы), 1990 елдан –«Ютазинский» совхозы (үзәк утары – Ютазы авылы), 1994 елдан – «Ютазы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Ютазы» күмәк хуҗалыгы, хәзерге вакытта «Вафауллин А.Ә.» (2009 елдан), «Хәлиуллин Р.Н.» (2011 елдан), «Закирова Л.Р.» (2012 елдан) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, ит-сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 55,
1938 елда – 240,
1949 елда – 142,
1958 елда – 103,
1970 елда – 66,
1979 елда – 36,
1989 елда – 89,
2002 елда – 117,
2010 елда – 115,
2020 елда – 125 кеше (татарлар, руслар).