Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында нигезләнә. 1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Акбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елдан –«Ждановский» совхозы (үзәк утары – Ютазы авылы), 1986 елдан – «Акбаш» совхозы, 1989 елдан – «Игенче» колхозы (үзәк утары – Акбаш авылы), 1993 елдан – «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Акбаш» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан – «Якты юл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – «Колос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзерге вакытта «Гайнетдинов Р.Х.» (2008 елдан), «Тимербаев Ә.Г.» (2015 елдан), «Кәлимуллин Л.Х.» (2016 елдан) эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1958 елда җидееллык, 1960 елларда башлангыч (1964 елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә, 1978 елда ябыла.

Халык саны

1920 елда – 67,
1926 елда – 77,
1938 елда – 294,
1949 елда – 329,
1958 елда – 231,
1970 елда – 156,
1979 елда – 119,
1989 елда – 24,
2002 елда – 6,
2010 елда – даими яшәүчеләр юк,
2020 елда – 11 кеше (руслар).