Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостенда.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта Ленин исемендәге коммуна оештырыла, соңрак ул «Кыска Елга» колхозы итеп үзгәртелә. 1950 елдан – Микоян исемендәге колхоз (үзәк утары – Ташкичү авылы), 1953 елдан – «Октябрь» колхозы, 1958 елдан – Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Кече Урыссу авылы), 1993 елдан – Тукай исемендәге акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – Тукай исемендәге күмәк хуҗалык, 2009 елдан – Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1926 елда – 21,
1938 елда – 112,
1949 елда – 127,
1958 елда – 116,
1970 елда – 80,
1979 елда – 66,
1989 елда – 48,
2002 елда – 61,
2010 елда – 44,
2020 елда – 39 кеше (татарлар).