Административ-территориаль буйсынуы

1923–1925 еллар арасында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ютазы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла (аңа шулай ук Малиновка поселогы хуҗалыклары керә). 1950 еллар башыннан – «Ютазы» колхозы (үзәк утары – Урал поселогы), 1957 елдан – «Ждановский» совхозы (үзәк утары – Ютазы авылы), 1990 елдан – «Алма-Ата» колхозы, 1993 елдан – «Алма-Ата» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Алма-Ата» күмәк хуҗалыгы, 1999 елдан – «Алма-Ата» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2003 елдан – «Вафауллин А.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1942 – 1982, 1990 – 2012 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1981 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

В.Г.Базаревская (1961 елда туган) – геолог, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, геология-минералогия фәннәре кандидаты.

Халык саны

1926 елда – 229,
1938 елда – 262,
1949 елда – 211,
1958 елда – 155,
1970 елда – 201,
1979 елда – 111,
1989 елда – 76,
2002 елда – 92,
2010 елда – 86,
2020 елда – 75 кеше (татарлар).