Тарихы

1837 елда нигезләнә. XIX йөздә авылда руслар һәм мордвалар яши. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 180 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Димтамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1946–2012 елларда – кирпеч заводы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (1996 елдан яңа бинада), «Малышка» балалар бакчасы (1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан яңа бинада) эшли.

1996–2016 елларда башлангыч мәктәп була.

Халык саны

1859 елда – 221,
1886 елда – 322,
1897 елда – 365,
1926 елда – 461,
1938 елда – 377,
1949 елда – 429,
1958 елда – 457,
1970 елда – 510,
1979 елда – 258,
1989 елда – 389,
2002 елда – 391,
2010 елда – 355,
2020 елда – 257 кеше (1989 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар – 53%, руслар – 34%).