Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар башында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Димтамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда Черняховский исемендәге колхоз оештырыла. 1950 еллар башында «Уңыш» колхозы (үзәк утары – Яссытугай авылы), 1958 елдан –«Правда» колхозы (үзәк утары – Димтамак авылы), 1993 елдан – «Димтамак» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Димтамак» күмәк хуҗалыгы, 2000 елдан – «Тугай» кооперативы, 2006 елдан «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1927 елда – 140,
1938 елда – 115,
1949 елда – 124,
1958 елда – 88,
1970 елда – 80,
1979 елда – 52,
1989 елда – 40,
2002 елда – 30,
2010 елда – 24,
2020 елда – 22 кеше (татарлар).