Тарихы

1602–1603 еллардан Ертуш исеме белән мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чыпта сугу, он тарту, слесарьлык эше, итек тегү, тегүчелек кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында поселокта 2 мәчет (1861 еллар тирәсендә һәм 1897 – 1898 елларда төзелә), мәдрәсә, мәктәп, 4 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, шырпы фабрикасы, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1837,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Мәмдәл авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Тамак” колхозы оештырыла. 1951 елдан – “Правда” колхозы (колхоз идарәсе Мәмдәл авылында урнаша), 1994 елдан – “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта – “Правда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1938 –1951 елларда поселокта МТС урнаша.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта клуб (1995 елда бинасы төзелә), китапханә (1945 елдан), мәчет (1861 еллар тирәсендә төзелгән мәчет; 1991 елда диндарларга кире кайтарыла) эшли.

Күренекле кешеләре

А.Ф.Фәттахов (1925 – 1999) – китапханәче, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 242 ир-ат;
1859 елда – 1071,
1897 елда – 1159,
1908 елда – 1238,
1920 елда – 1305,
1926 елда – 1318,
1938 елда – 1141,
1949 елда – 941,
1958 елда – 756,
1970 елда – 626,
1989 елда – 467,
2002 елда – 411,
2002 елда – 411,
2010 елда – 414,
2017 елда – 388 кеше (татарлар).