Тарихы

1565–1567 елларда Емашурмская исеме белән мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, курыс төшерү-мунчала ясау, олаучылык (Уфа губернасына товар ташу) кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет (1834 елда һәм 1852 елда төзелә), мәдрәсә, земство мәктәбе (1903 елдан), тимерче алачыгы, 2 мануфактура, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2509,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән –Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Ямаширмә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта 3 колхоз: Тукай исем., “Марс”, “Татарстан” колхозлары оештырыла. 1940 елда алар Тукай исемендәге колхозга берләштерелә. 1994 елдан – “Ленин” күмәк предприятисе, 1999 елдан –“Ямаширмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2000 – 2005 елларда – “Ямаширмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта – “Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, берничә крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Фермер Г.Г.Котдусов 2010 елда “Котдусовның фермер утары” шәхси хуҗалыгында тәвә кошлары фермасы ача (эшчәнлегенең төп юнәлешләре: ит, тире, кыйммәтле май һәм йон-каурыйлар алу өчен кара Африка тәвә кошы һәм Австралия эму тәвә кошы үрчетү; фермада шулай ук аккошлар, казлар, үрдәкләр, декоратив тавыклар, күгәрченнәр, күркәләр, фазаннар, йорт куяннары, цесаркалар һәм атлар асрала).

Авыл туризмы актив җәелдерелә. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык, 1966 елда – урта мәктәп (1978 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1985 елда бина төзелә), китапханә (1938 елдан), “Йолдыз” балалар бакчасы (1969 елда бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, “Хәким” мәчете (1999 елдан), “Камыр Батыр” икмәк пешерү йорты, шәхси тегермән, пластик тәрәзә рамнары ясау цехы; мәктәп каршында Сугышчан дан музее (1968 елдан; оештыручылары – И.Мөхәммәтҗанов, Ә.Ш.Шакирҗанов), Туган як тарихын өйрәнү музее (1999 елдан; оештыручысы – А.К.Зиннуров), мәдәният йорты каршында театр коллективы (1988 елдан; 2002 елдан – халык коллективы; оештыручысы – Ф.А.Сәгъдиева), “Яшь йолдызчыклар” балалар театр коллективы (2009 елдан), “Чияләр” фольклор ансамбле (2011 елдан) эшли.

1982 елда Билгесез солдат һәйкәле, 1992 елда Советлар Союзы Герое Г.Ә.Батыршинга бюст (2013 елда яңартыла) куела.

Авыл зиратында эпиграфика истәлекләре – 7 кабер ташы (берсе – 1384 елга, калганнары XVI йөзнең беренче яртысына нисбәтле) табыла.

Күренекле кешеләре

А.К.Зиннуров (1964 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары (2005 елдан);

Б.К.Зиннуров (1955 елда туган) – хакимият эшлеклесе, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре департаменты җитәкчесе,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары;

Р.К.Зиннуров (1962 елда туган) – икенче класслы хәрби очучы, авиация майоры, милиция подполковнигы;

Ф.К.Зиннуров (1959 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, полиция генерал-майоры, ТР Эчке эшләр министры урынбасары (2004 – 2008 елларда), Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты начальнигы, психология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы, профессор, Почет, Дуслык орденнары кавалеры, ТРның Эчке эшләр органнары атказанган хезмәткәре;

Л.К.Таҗиева (1939 елда туган) – гарәп теле белгече, КФУ укытучысы, ТРның атказанган укытучысы;

А.Г.Усманов (1952 – 2017) – “Казан вертолет заводы” акционерлык җәмгыяте очкыч аппаратлар сынаучы-инженер-конструкторы;

Р.Г.Усманов (1956 елда туган) – “Казан вертолет заводы” акционерлык җәмгыяте очкыч аппаратлар инженер-конструкторы, ФСБ подполковнигы;

И.К.Хәйруллин (1940 елда туган) – хакимият һәм җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Р.Ә.Шакирҗанов (1949 елда туган) – төзелеш механикасы, педагогика, филология өлкәсе галиме, техник фәннәр кандидаты,ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Р.Шәмсетдинова (1954 елда туган) – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, КФУ укытучысы, сүзлекләр төзүче.

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле күренекле шәхесләр арасында:

  • Ә.Ф.Әхмәтова (1901 – 1986) – укытучы, Ленин ордены кавалеры;
  • Г.У.Усманов (1916 – 1992) – хакимиятхуҗалык хезмәткәре, ике Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
  • Ә.Ш.Шакирҗанов (1920 –2002) – РСФСРның атказанган укытучысы, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 300 ир-ат;
1859 елда – 1599,
1897 елда – 1610,
1908 елда – 1793,
1920 елда – 1811,
1926 елда – 1796,
1938 елда – 1432,
1949 елда – 1210,
1958 елда – 1138,
1970 елда – 1089,
1989 елда – 1062,
2002 елда – 1096,
2010 елда – 1126,
2017 елда – 1186 кеше (татарлар – 98%).