Урнашуы

Казан – Екатеринбург тимер юлы буенда, Казан шәһәреннән 27 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. 1935 елның 10 февраленнән Биектау районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч районында, 1965 елның 12 гыйнварыннан кабат район үзәге.

Хәзер шулай ук Красносельский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта “Инвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы (1998 елдан, ремонтлау һәм төзелеш), “Казан автофургоннар заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2007 елдан, йөк автомобильләре өчен фургоннар җитештерү), “Нуран Пласт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2007 елдан, химия сәнәгате), “Биектау” кондитер фабрикасы (2013 елдан) һәм башка предприятиеләр эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда поселокта башлангыч мәктәп (1940 елда – җидееллык (бина төзелә), 1949 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә, хәзер – 1 нче урта мәктәп), амбулатория, 1936 елда – район китапханәсе, 1958 елда – район хастаханәсе (элекке бала тудыру йорты нигезендә), 1961 елда – мәдәният йорты, 1984 елда – “Рябинушка” балалар бакчасы, 2013 елда – Ак мәчет, 2015 елда – “Тургай” балалар бакчасы ачыла.

1988 елда мәктәп каршында Сугышчан дан музее булдырыла, 2007 елда “Торак йорт эче” этнографик экспозициясе (оештыручысы – М.Н.Зәкиева) өстәлә. 2010 елда 1 нче мәктәп бинасы диварына поселок территориясендә формалашкан хәрби частьлар хөрмәтенә мемориаль такта куела.

2007 елда Биектау төбәк тарихы музее ачыла (оештыручысы – Б.С.Шиһабетдинов; фонды 1000 нән артык саклау берәмлеген үз эченә ала).

Мәдәният йортында “Дуслык” гармунчылар ансамбле, “Казансу” фольклор ансамбле (икесе дә – 2010 елдан), “Затейники”, “Везунчики” балалар хореография коллективлары, “Сүнмәс йолдызлар” театр коллективы (барысы да – 2012 елдан) эшли.

2012 елда поселокта Мәңгелек ут һәм Геройлар аллеясы белән Мемориаль комплекс ачыла (Советлар Союзы Геройлары А.О Ахманов, Г.Ә.Батыршин, Н.Д.Липатов, Г.Р.Павлов, Г.Ф.Яшин, Социалистик Хезмәт Геройлары К.Х.Ибәтуллин һәм Е.А.Кузьмина бюстлары куела), 2013 елда район символы – “Алтын Казан”га һәйкәл булдырыла.

Поселок тирәсендә археология истәлеге – Биектау туктаулыгы I (неолит дәвере) табыла.

Күренекле кешеләре

Ю.В.Воеводин (1942 елда туган) – геолог, Камчатка ярымутравындагы “Аметистовый” эре алтын рудасы чыганагын беренче булып ачучы;

Р.М.Гайнуллин (1977 елда туган) – галим агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;

Г.Г.Гатауллин (1930 елда туган) – шахтер, “Шахтер даны” Мактаулы билгесенең тулы кавалеры.

Халык саны

1958 елда – 852,
1970 – 2519,
1989 – 2656,
2002 – 2936,
2010 – 2968,
2017 – 3537 кеше (татарлар – 54%, руслар – 43%).