Тарихы

1677 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

1789 –1793 елларда алпавыт С.М.Тютчев иганәсенә Троица чиркәве төзелә (1920 елларда ябыла; бинасы склад буларак файдаланыла; 2008 елдан дин тотучыларга кире кайтарыла, реконструкцияләнә; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

Рыбинск шәһәре сәүдәгәре Н.М.Журавлёв авылны княгиня А.А.Ширинская- Шихматовадан (С.М.Тютчевның оныгы) сатып ала, 1847 елда су тегермәне салдыра, 1902 елда М.И. һәм Н.И. Журавлёвлар тегермән янәшәсендә өч катлы спирт заводы корпусы төзетәләр (1917 елда заводта җитештерү туктала, 1920 елларда кабат торгызыла; 1990 елларда реконструкцияләнгәннән соң – “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы; хәзерге вакытта Тимофеевка авылы территорияседә урнашкан; эклектика стилендәге сәнәгать архитектурасы истәлеге). XIX йөзнең соңгы чирегендә күпчелек авыл халкы сәүдәгәр Журавлёвларның зур пар тегермәнендә эшли.

ХХ йөз башында авылда чиркәү, земство мәктәбе (1885 елда ачыла), 2 тимерче алачыгы, аракы заводы, 2 су тегермәне, телефон, сыраханә, 1 казна шәраб һәм 1 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 357,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Усад авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда авылда Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең селекция бүлеге эшли. 1930 елларда Горький исемендәге колхоз оештырыла. 1935 елдан – Усад терлек симертү совхозы (үзәк утары авылда урнаша; 1966 елда “Высокогорский” совхозы итеп үзгәртелә), 1994 – 1997 елларда –“Высокогорский” күмәк предприятиесе эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда авылда икенче авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе ачыла (оештыручысы һәм беренче директоры – В.И.Староверов; тракторчылар һәм комбайнчылар әзерли), 1953 елда – икенче авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе, 1967 елда – икенче урта һөнәри-техник училище итеп үзгәртелә, 2015 елда ябыла.

1973 елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла, 1976 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1956 елдан), китапханә (1930 еллар ахырында ачыла), “Волшебный замок” балалар бакчасы (2005 елдан), амбулатория, мәчет (1995 елдан), Троица чиркәве; мәдәният йорты каршында “Веснянка” рус җырлары ансамбле (2008 елдан; 2013 елдан – халык коллективы, җитәкчесе – Р.Г.Репин), “Атна кич” фольклор коллективы (2012 елдан), “Илһам” театр коллективы (2015 елдан) эшли.

Авыл территориясендә сакланып калган мәдәни мирас объектлары:

  • псевдовизантия стилендәге кәшәнә-төрбә (XIX йөз ахыры; Н.М. һәм И.Н.Журавлевлар җирләнгән урында төзелә);
  • Журавлевлар утары (утар комплексы XVIII йөз уртасында С.М.Тютчев тарафыннан нигезләнә; 1880 елларда утар сәүдәгәр И.Н. Журавлев тарафыннан псевдоготика стилендә үзгәртеп корыла; 1917 елдан соң бинада эшчеләр коммунасы, 1930–1960 елларда – клуб урнаша; 2014 елда Казан епархиясенә тапшырыла);
  • персонал белән эшләү идарәчесе һәм руханиларның торак йортлары (утар комплексына керәләр; 1870 еллар – XX йөз башы; утар идарәчесе һәм писарь яшәгән агач йортлар 2015 елда сүтелә; руханилар өчен төзелгән ярымташ йорт сакланган);
  • И.Н.Журавлев утары паркы (таштан эшләнгән фонтан савыты, чуеннан коелган рәшәткә кисәге, кирпеч койманың бер өлеше, ян капка пилоннары сакланган);
  • Журавлевлар утарының хуҗалык корылмалары – ат абзары, карета сарае, тимерче алачыгы, остаханәләр һ.б. урнашкан бер катлы берничә таш корылма (1870 еллар ахыры – XX йөз башы); контора бинасы (1870 еллар ахыры);
  • идарәче яшәгән йорт (XX йөз башы).

Авыл уртасында археология истәлеге – Усад авыллыгы (Казан ханлыгы чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.И.Габидуллина (1967 елда туган) – акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 196 ир-ат;
1859 елда – 317,
1897 елда – 307,
1908 елда – 263,
1920 елда – 348,
1926 елда – 334,
1938 елда – 712,
1949 елда – 454,
1958 елда – 197,
1970 елда – 175,
1989 елда – 852,
2002 елда – 1122,
2010 елда – 1095,
2017 елда – 1262 кеше (татарлар – 70%, руслар – 28%).