Тарихы

1602–1603 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегүчелек кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1842 елда төзелә), мәктәп, 1 тукымалар һәм1 вак-төякләр кибете, тире-күн склады, 10 олаучылар йорты эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 535,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Ташлы Кавал авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл юл” колхозы оештырыла. 1951 елда колхоз “Кызыл байрак” колхозына кушыла (колхоз идарәсе Ташлы Кавал авылында урнаша). 1995 елдан – “Юлдаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзер – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (бинасы 1984 елда төзелә), китапханә (1954 елдан), “Изге азан” мәчете (2016 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.Ә.Харисова (1925– 2011) – 1949 елдан – Татар дәүләт республика күчмә театры (хәзер К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры), 1950 елдан – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, ТАССРның атказанган артисты.

Халык саны

1782елда – 24 ир-ат;
1859 елда – 240,
1897 елда – 385,
1908 елда – 509,
1920 елда – 509,
1926 елда – 469,
1938 елда – 511,
1949 елда – 472,
1958 елда – 379,
1970 елда – 314,
1989 елда – 193,
2002 елда – 145,
2010 елда – 158,
2017 елда – 146 кеше (татарлар).