- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Тож елгасы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 25 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1599 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.
ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 541,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Ташлы Кавал авыл җирлегендә.
1931 елда авылда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла. 1950 елда “Великий почин” колхозына кушыла. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Элегрәк башлангыч мәктәп, китапханә (1956 – 1989 елларда) эшли.
С.Г.Газизова (1941 елда туган) – дуңгыз караучы, 2 тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.
1782 елда – 39 ир-ат;
1859 елда – 230,
1897 елда – 356,
1908 елда – 434,
1920 елда – 480,
1926 елда – 482,
1938 елда – 398,
1949 елда – 355,
1958 елда – 238,
1970 елда – 171,
1989 елда – 127,
2002 елда – 114,
2010 елда – 108,
2017 елда – 105 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.