Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, чыпта һәм киндер сугу, олаучылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 428,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл ТАССРның Арча кантоны Алат волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Дөбъяз авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла. 1950 елдан – “Үзәк” колхозы (колхоз идарәсе Дөбъяз авылында урнаша), 1960 елдан – М.Җәлил исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Дөбъяз авылында урнаша), 2010 елдан – крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элегрәк клуб эшли. 1927 елда, Бөтенсоюз спартакиадасы кысаларындагы гармунчылар конкурсында авыл кешеләре Х.Исмәгыйлев – беренче, Х.Хәбибуллин – икенче урынга лаек була.

Ашыт һәм Казансу елгалары субүләре сөзәклекләрендә 4 чишмә: “Ак әби чишмәсе”, “Бәти чишмәсе”, “Гөләндәм чишмәсе”, “Ислам чишмәсе”; Дөбъяз авылына бару юлында – “Каенлык бае” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

В.М.Саттарова (Камал Саттарова) (1923 – 1985) – диктор, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 187 ир-ат;
1859 елда – 216,
1897 елда – 307,
1908 елда – 501,
1920 елда – 397,
1926 елда – 418,
1938 елда – 385,
1949 елда – 283,
1958 елда – 135,
1970 елда – 115,
1989 елда – 77,
2002 елда – 73,
2010 елда – 69,
2017 елда – 67 кеше (татарлар).