Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1930 елларга кадәр Салкын Чишмә исемен йөртә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек, балта эше, башмак һәм кием тегү, ярма яру, он тарту, олаучылык, сәүдә кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; мәчет (1907 елда төзелә), мәктәп, земство аптекасы, тимерчелек, 5 вак-төякләр кибете, чәршәмбе базары эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1824,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Суыксу авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Йолдыз” № 2 һәм Ульянов исемендәге колхозлар оештырыла. 1950 елда алар Вахитов исемендәге колхозга (Кече Рәс авылы) кушыла, соңрак Ульянов исемендәге колхоз (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1993 елдан – “Рәс” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта “Раздолье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1941 елда – җидееллык, 1988 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты, китапханә (1956 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан); мәдәният йорты каршында “Җидегән чишмә” – фольклор, “Беренче театр” – театр коллективлары (икесе дә – 2010 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

С.Шәмси (1946 елда туган) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Хөсни, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 180 ир-ат;
1859 елда – 808,
1897 елда – 1120,
1908 елда – 1216,
1920 елда – 967,
1926 елда – 1082,
1938 елда – 992,
1949 елда – 533,
1958 елда – 403,
1970 елда – 376,
1989 елда – 273,
2002 елда – 293,
2010 елда – 289,
2017 елда – 291 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).