Тарихы

1565 – 1567 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту, Казанда авыр йөк ташу кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 615,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Мүлмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла. Соңрак – Ворошилов исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Мүлмә авылында урнаша), 1950 елдан – “Татарстан” колхозы (колхоз идарәсе Мүлмә авылында урнаша), 1995 елдан – “Татарстан” күмәк предприятиесе, 2000 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Татарстан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, китапханә (1954 – 2009 елларда) эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

А.М.Хәйруллина (1941 елда туган) – РФнең атказанган укытучысы.

Авыл зиратында әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Н.Г.Юзиев (1931 – 1996) җирләнгән.

Халык саны

1782 елда – 104 ир-ат;
1859 елда – 403,
1897 елда – 653,
1908 елда – 730,
1920 елда – 737,
1926 елда – 696,
1938 елда – 640,
1949 елда – 563,
1958 елда – 506,
1970 елда – 493,
1989 елда – 345,
2002 елда – 275,
2010 елда – 261,
2017 елда – 252 кеше (татарлар).