- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Шуман елгасы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 25 км төньяктарак урнашкан
1565–1567 еллардан Шумани исемле татар авылы буларак мәгълүм. XVII йөз башында халкын йомышлы һәм ясаклы яңа чукындырылганнар тәшкил итә, XVII йөз уртасына авылда яшәүчеләр калмый һәм ул рус алпавытлары (алар арасында М.Н.Кудрявцев (XVIII йөз), Боратынскийлар (XIX йөз) да була) милкенә күчә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, арба ясау, күн эшкәртү, тукучылык, олаучылык кәсепчелеге тарала.
1900 елда С.И.Савельеваның (Казан Мария гимназиясен тәмамлый) шәхси йортында бер класслы катнаш земство мәктәбе ачыла, 1905 елда Казан өяз земство җыены иганәсенә махсус бина төзелә.
XX йөз башында авылда 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1059,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.
1931 елда авылда “Красный доброволец” колхозы оештырыла. 1950 елдан – “Новый путь”, 1958 елдан – “Красная Заря” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1969 елдан –“Красная Заря” совхозы, 1995–1997 елларда – “Красная Заря” күмәк предприятиесе, 2000 елдан – “Красная Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта авылда тулы булмаган урта мәктәп (1994 елдан – урта, 2015 елдан – тулы булмаган урта мәктәп), мәдәният йорты (1961 елда бина төзелә), китапханә (1953 елдан), фельдшер-акушерлык пункты; мәктәп каршында музей-почмак (2007 елдан; оештыручысы – Н.И.Корчагин, 2010 елдан җитәкчесе – Е.С.Горячева) эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.