Тарихы

1646 елдан Агыш исеме белән мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда Троица кәшәнәсе, земство мәктәбе (1880 елларда ачыла), 2 җил тегермәне, тимерчелек, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1275 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Усад авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1938 елда авылда ОГПУ исемендәге кием тегү һәм киез итек басу сәнәгать артеле оештырыла.

Халык саны

1646 елда – 17,
1782 елда – 67 ир-ат;
1859 елда – 550,
1897 елда – 463,
1908 елда – 519,
1920 елда – 591,
1926 елда – 628,
1938 елда – 628,
1949 елда – 397,
1958 елда – 240,
1970 елда – 191,
1989 елда – 41,
2002 елда – 9,
2010 елда – 12,
2017 елда – 11 кеше (руслар).