Тарихы

1991 елда Рус Әйшәсе (XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә) һәм Татар Әйшәсе (Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм) авыллары кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

1861 елгы реформага кадәр Рус Әйшесе авылы халкы – алпавыт, Татар Әйшесе халкы – дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, йон-тукыма ману, он тарту, прәннек пешерү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда 2 җил тегермәне, ярма яргыч, тимерчелек, 2 мануфактура һәм 1 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 518,1 дисәтинә (Татар Әйшесендә – 227,7 дисәтинә) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр ике авыл да Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Ташлы Кавал авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Заря” колхозы оештырыла. 1950 елдан – “Татарстан” колхозы (колхоз идарәсе Мүлмә авылында урнаша), 1995 елдан – “Татарстан” күмәк предприятиесе эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында 3 кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Күренекле кешеләре

А.М.Понятов (1892 – 1980) магнитлы аудио- һәм видеоязмалар өлкәсендә күп кенә инновацияләр керткән электроинженер, 1920 еллар ахырыннан АКШта яши; Америка кино һәм телевидение инженерлары җәмгыяте тарафыннан Понятов исемендәге алтын медаль булдырыла (1982).

Халык саны

1782 елда Татар Әйшесендә – 148 ир-ат;
1859 елда (Татар Әйшесендә) – 144, (Рус Әйшесендә) – 364;
1897 елда – 155 (344),
1908 елда – 119 (293),
1920 елда – 121 (286),
1926 елда – 123 (367),
1938 елда – 202,
1949 елда – 592 (152),
1958 елда – 473 (63),
1989 елда – 71,
2002 елда – 46,
2010 елда – 31,
2017 елда – 28 кеше (татарлар – 52%, руслар – 48%).