Административ-территориаль буйсынуы

1950 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районында. 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Красносельский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1967 елга кадәр поселокта Калинин исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Биектау авылында урнаша), 1967 елдан – “Калининский” совхозы, 1995 елдан – “Калининский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1958 елда –146,
1970 елда – 190,
1989 елда – 287,
2002 елда – 319,
2010 елда – 335,
2017 елда – 326 кеше (руслар – 59%, татарлар – 33%).