Административ-территориаль буйсынуы

1988 елда ТАССР Югары Советы карары белән Мустайкино урманчылар поселогы Наратлык авылы дип үзгәртелә. 1989 елда торак пункт буларак теркәлә. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районында.

Хәзер Казаклар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда, Дөбъяз районы оештырылу чорында, гамәлдәге урманчылык җирлегендә Исләйтар урман хуҗалыгы булдырыла. Урман хуҗалыгы урманнарны саклау, күзәтчелек итү һәм урман утырту белән шөгыльләнә. Хәзер авылда Исләйтар урман хуҗалыгының Илләт урманчылыгы конторасы (2004 елдан) эшли.

Халкының төп шөгыльләре – урман утырту, үсентеләрне карау, урманны саклау һәм аңа күзәтчелек итү, урман материаллары әзерләү, умартачылык.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәктәп (1944 – 2018 елларда; 1944 елдан – башлангыч; 1996 елдан – тулы булмаган урта), клуб (1936 елдан), китапханә (1980 еллардан), фельдшер-акушерлык пункты, “Әкият” балалар бакчасы (1941 елдан) эшли.

Халык саны

2002 елда – 197,
2010 елда – 182,
2017 елда – 162 кеше (татарлар – 88%, руслар – 10%, марилар – 2%).