- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Сола елгасы (Казансу елгасының уң кушылдыгы) буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 16 км төньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан Аяз исеме белән мәгълүм, 1550 еллардан – рус авылы. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Вознесенский исеме белән дә искә алына.
1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1784 елда җирле алпавыт, атаклы масон П.А.Татищев иганәсенә авылда Вознесение чиркәве төзелә (барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).
ХХ гасыр башында авылда Вознесение чиркәве, земство училищесы (1884 елда ачыла), 2 су тегермәне, 4 бакалея, 2 сыра һәм 1 казна шәраб кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1428,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.
Авылда К.Маркс исемендәге колхоз эшли (оешкан көненнән авылда колхоз идарәсе урнаша). Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты, 1975 – 1996 елларда – китапханә, 1995 елга кадәр клуб эшли; чиркәү реставрацияләнә.
1646 елда – 65,
1782 елда – 171 ир-ат;
1859 елда – 400,
1897 елда – 554,
1908 елда – 518,
1920 елда – 647,
1926 елда – 750,
1938 елда – 682,
1949 елда – 450,
1958 елда – 401,
1970 елда – 272,
1989 елда – 195,
2002 елда – 194,
2010 елда – 191,
2017 елда – 219 кеше (татарлар – 59%, руслар – 39%, украиннар – 1%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.