Тарихы

1602 – 1603 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез басу, бау ишү, арба, мичкә ясау, кирпеч сугу, мич чыгару, тимерчелек, тегү, йон тетү, он тарту кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1384,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Алат авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда беренче Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда аңа “Колос”, “Передовой”, “Красное Знамя” колхозлары кушыла. 1961 – 1993 елларда – “Родина” колхозы (колхоз идарәсе Урта Алат, соңрак – Рус Алаты авылларында урнаша), 1994 елдан – “Родина” күмәк предприятиесе, 1999 – 2006 елларда – “Родина” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 102 ир-ат;
1859 елда – 545,
1897 елда – 713,
1920 елда – 798,
1926 елда – 980,
1949 елда – 781,
1958 елда – 475,
1970 елда – 287,
1989 елда – 126,
2002 елда – 62,
2010 елда – 54,
2017 елда – 72 кеше (руслар – 87%, марилар – 12%, татарлар – 1%).