Тарихы

1617 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, он тарту, башмак һәм өс киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, 1 ярма яргыч, 1 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 378 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Олы Кавал авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Туры юл” колхозы оештырыла. 1950 елда “Туры юл”, “Ватан сугышы”, “Фронтовик” колхозлары “Чулпан” колхозына берләштерелә. 1994 елдан – “Чулпан” күмәк предприятиесе, 1999 елдан – “Зур Кавал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Г.Баруди (1857 – 1921) – илаһият галиме, педагог, дини һәм җәмәгать эшлеклесе;

А.Б.Хәсәнов (1937 – 2020) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш.Бикчурин исем., С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 318,
1897 елда – 284,
1908 елда – 370,
1920 елда – 298,
1926 елда – 299,
1938 елда – 193,
1949 елда – 123,
1958 елда – 126,
1970 елда – 137,
1989 елда – 62,
2002 елда – 42,
2010 елда – 30,
2017 елда – 39 кеше (татарлар).