Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Арча районында. 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Мүлмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Посёлокта 1950 елдан – “Татарстан” колхозы (колхоз идарәсе Мүлмә авылында урнаша), 1995 елдан – “Татарстан” күмәк предприятиесе, 2000 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Татарстан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 107,
1949 елда – 112,
1958 елда – 77,
1970 елда – 74,
1989 елда – 27,
2002 елда – 17,
2010 елда – 10,
2017 елда – 17 кеше (татарлар).