Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту, тегүчелек, мунчаладан аркан ишү, читек галошы ясау кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1857 елда төзелә), мәдрәсә, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 768,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Айбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла. 1950 елда колхоз Пушкин исемендәге колхозга кушыла. 1958 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1995 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2011 елдан – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет эшли (2003 елдан). Авылның төньяк-көнчыгыш читендә Кодаш күле бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Гарипова (1941 – 2014) – тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда –55 ир-ат;
1859 елда – 313,
1897 елда – 416,
1908 елда – 431,
1920 елда – 426,
1926 елда – 480,
1938 елда – 571,
1949 елда – 478,
1958 елда – 366,
1970 елда – 351,
1989 елда – 131,
2002 елда – 110,
2010 елда – 87,
2017 елда – 68 кеше (татарлар).