Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Шәпше авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Шәрекъ” колхозы оештырыла. 1951 елда колхозга “Яңа тормыш”, “1 Май” колхозлары кушыла. 1958 елдан – “Урак һәм чүкеч” колхозы (колхоз идарәсе Шәпше авылында урнаша), 1994 елдан – – “Урак һәм чүкеч” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – “Урак һәм чүкеч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 192,
1949 елда – 199,
1958 елда – 165,
1970 елда – 166,
1989 елда – 94,
2002 елда – 92,
2010 елда – 61,
2017 елда – 72 кеше (татарлар).