Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Сайра, Олы Сайра исемнәре белән дә мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары һәм дәүләт крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе (1897 елда ачыла), 2 су тегермәне, 1 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 247,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Бөреле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Гудок” колхозы оештырыла. 1950 елдан Будённый исемендәге колхозга кушыла (Сосновка авылы).

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Кирилловка авыллыгы (болгар чоры истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 35 ир-ат;
1859 елда – 227,
1897 елда – 216,
1908 елда – 243,
1920 елда – 250,
1926 елда – 278,
1938 елда – 305,
1949 елда – 270,
1958 елда – 143,
1970 елда – 98,
1989 елда – 33,
2002 елда – 37,
2010 елда – 18,
2017 елда – 15 кеше (руслар).