Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Уразлы исеме белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук колмак үстерү, сәүдә кәсепчелеге тарала.

XVIII йөз ахырында авылда мәчет, поташ заводы, ХХ йөз башында – тимерчелек, җил тегермәне, 1 бакалея һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1855 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 елдан – Краснококшайск) өязе Күлле Киме волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Казаклар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Алан” колхозы оештырыла. Соңрак “Коммунизм” колхозы (1966 елгы мәгълүматлар буенча, колхоз идарәсе Өлә авылында, 1986 елгы мәгълүматлар буенча – Казаклар авылында урнаша), 1995 елдан – “Алан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзер – “Аланлык” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1963 елда – тулы булмаган урта, 1998 елда – урта, 2013 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

“Карлыгач” балалар бакчасы (1956 елдан), мәдәният йорты (1955 елдан; 2019 елда яңа бина төзелә), китапханә (1956 елдан), “Мөхәммәтхафиз” мәчете (1993 елдан); мәктәп каршында – “Туган якны өйрәнү” музее (2007 елдан; 1967 елдан музей-почмак, җитәкчесе – Г.А.Сабирҗанова), мәдәният йорты каршында – “Гөлләр” театр коллективы (1999 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Э.Р.Сабирҗанов (1988 елда туган) – җырчы, “Созвездие – Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивале, Р.Ваһапов исемендәге татар җыры конкурсы (2013 ел), Яшь башкаручыларның халыкара “Татар моңы” конкурсы (2014 ел) һ.б. лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 1267,
1897 елда – 1065,
1908 елда – 1176,
1928 елда – 1186,
1938 елда – 1005,
1949 елда – 658,
1958 елда – 614,
1970 елда – 550,
1989 елда – 449,
2002 елда – 232,
2010 елда – 208,
2017 елда – 221 кеше (татарлар – 95%, руслар – 5%).