- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 9 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1565 – 1567 елларда Пустошь Каймары Малые исеме белән мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, киез-киез итек басу кәсепчелеге тарала.
Фаразларның берсе буенча, авыл 1698 елда Казан воеводасы Н.А.Кудрявцев тарафыннан нигезләнә, алпавыт буларак, утары шунда урнаша. Аның улы, хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, генерал-майор, Петр I нең яраны М.Н.Кудрявцев шулай ук милек хуҗаларыннан санала. 1722 елның 30 маенда авылда Петр I була. 1723 елда М.Н.Кудрявцев иганәсенә Кирилл-Белозёрский чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге; чиркәүдә XIX йөз ахыры – XX йөз башында Алатырь шәһәре рәссамнары артеле (араларында соңрак атаклы рәссам һәм скульптор булып танылачак С.Д.Нефёдов (Эрьзя) да була) тарафыннан эшләнгән бизәлеш сакланган). 1740 елдан, отставкага чыкканнан соң, М.Н.Кудрявцев утарда даими яши.
Тагын бер фараз буенча, 1767 елның җәендә авылда, Петр I нең инде олы яшьтәге яраны белән күрешү максаты белән, императрица Екатерина II булып китә. М.Н.Кудрявцевның оныгы, Санкт-Петербург генерал-полицмейстеры А.Д.Татищевның улы, атаклы масон П.А.Татищев 1798 елда үз утарында император Павел I не кабул итә. Алга таба утарда, беркая да чыкмыйча диярлек, аның улы – П.П.Татищев яши.
1826 елда утар аның кыз оныгы, атаклы шагыйрь, А.С.Пушкинның дусты Е.А.Боратынскийның хатыны А.Л.Энгельгардтка бирнә итеп тапшырыла. 1830 елларда Боратынскийларның утарда яшәүләре, 1831 елда җирле чиркәүдә кызлары Марьяны чукындырулары билгеле. 1873 елда утар сәүдәгәрләр О.М.Емельянова һәм А.С.Ивановларга сатыла.
ХХ йөз башында авылда чиркәү, картлар йорты (Н.А.Кудрявцев тарафыннан ачыла), земство мәктәбе (1870 елда ачыла), китапханә, халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче попечительлек җәмгыятенең уку йорты, 2 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 2788 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Каймар волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 нең 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Чернышевка авыл җирлегендә.
1922 елда авылда “Свободный труд” авыл хуҗалыгы артеле, 1927 елда – “Кызыл көч” колхозы оештырыла. Соңрак “Октябрьнең 12 еллыгы”, 1958 елдан – Чернышевский исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Чернышевка авылында урнаша), 1967 елдан – “Чернышевский” совхозы, 1995 елдан – “Идел” агрофирмасы, 2000 елдан “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2017 елдан – “Нектар” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1940 елларда авылда мәктәп эшли.
М.Н.Скрементов (1904 – 1949) – Дан орденының тулы кавалеры; туган авылында җирләнә, каберенә һәйкәл-таш куелган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.