Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чернышевка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная нива” колхозы төзелә. 1950 елдан – Чернышевский исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Чернышевка авылында урнаша), 1967 елдан – “Чернышевский” совхозы, 1970 елдан – “Высокогорский” совхозы (үзәк утары – Усад авылында урнаша), 1994 елдан – “Высокогорский” күмәк предприятиесе эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 125,
1949 елда – 212,
1958 елда – 89,
1970 елда – 74,
1989 елда – 24,
2002 елда – 14,
2010 елда – 9,
2017 елда – 23 кеше (руслар – 78,3%, татарлар – 13%, әрмәннәр 8,7%).