Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык (Уфа губернасына товар ташу) кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, 5 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 905,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Марс № 1” колхозы оештырыла. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2013 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп), мәдәният йорты (1950 елдан; 1945 – 1950 елларда – шәхси йортта урнашкан уку йорты), “Гүзәл” балалар бакчасы (1990 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Ак каен” фольклор ансамбле (2010 елдан) эшли. 1978 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куела.

Халык саны

1782 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 538,
1897 елда – 590,
1908 елда – 736,
1926 елда – 785,
1949 елда – 669,
1958 елда – 542,
1970 елда – 533,
1989 елда – 344,
2002 елда – 344,
2010 елда – 338,
2017 елда – 303 кеше (татарлар – 97%, руслар – 3%).