Административ-территориаль буйсынуы

Лашовка исеме белән дә искә алына. 1920 елларның беренче яртысында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Арча кантоны Калинино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Усад авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Чернышевский исемендәге колхоз оештырыла (1957 елдан колхоз идарәсе Чернышевка авылында урнаша). 1967 елдан – “Чернышевский” совхозы, 1995 елдан – “Идел” агрофирмасы, 2000 елдан – “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1926 елда – 22,
1938 елда – 27,
1949 елда – 256,
1958 елда – 254,
1970 елда – 282,
1989 елда – 229,
2002 елда – 244,
2010 елда – 252,
2017 елда – 294 кеше (руслар – 58%, татарлар – 34%).