Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Черкас-Андреево, Андреевский буларак та мәгълүм.

Авыл XVII йөзнең икенче яртысында алпавыт Т.Глухов тарафыннан нигезләнә. Соңрак бирнә сыйфатында Глуховның кияве Я.Левашовка тапшырыла; крепостной хокук гамәлдән чыгарыр алдыннан, 1861 елда, 60 ир-ат һәм 455 дисәтинә җир генерал-майор П.А.Апехтин милке исәпләнә. Халыкның бу вакыттагы төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1775 елда авылда җирле алпавыт, 1768–1774 еллардагы Рус-төрек сугышында катнашкан А.И.Елецкий иганәсенә агачтан Андрей Первозванный чиркәве салына (2011 елда яна).

XIX йөзнең икенче яртысында авылда ярма яргыч; 1887–1897 елларда земство мәктәбе (алпавыт А.Н.Апехтин биргән йортта урнаша) эшли, балалар саны аз булу сәбәпле, Олы Пүчинкә авылына күчерелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Ташлы Кавал авыл җирлегендә.

Халык саны

1859 елда – 300,
1897 елда – 282,
1908 елда – 275,
1920 елда – 285,
1926 елда – 347 кеше;
1989 елдан даими яшәүчеләр юк.