Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек эше һәм аяк киеме тегү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда земство училищесы, тимерчелек, аяк киеме тегү остаханәсе, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 565 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Краснококшайск (1919 елга кадәр – Царёвококшайск) өязе Күлле Киме волостена керә. 1920 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Алан-Бәксәр авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Революция” колхозы оештырыла (1950 елда М.Горький исемендәге колхоз (Шөмлән авылы) белән берләштерелә). 1958 елдан – “Новая жизнь” колхозы (үзәк утары Алан-Бәксәр авылында урнаша), 1994 – 2006 елларда – “Новая жизнь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2013 елдан – “Әсән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; 1990 елга – кадәр агач эшкәртү комбинаты (аның урынында хәзер шәхси агач ярдыру предприятиеләре) эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1969 – 2008 елларда – тулы булмаган урта мәктәп, 2013 елдан – Алан-Бәксәр тулы булмаган урта мәктәп филиалы), китапханә (1973 елдан), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авылдан көнбатыш юнәлештә, Илләт һәм Ашыт елгалары субүләрендә Смородино күле бар (ял итү урыны).

Халык саны

1859 елда – 320,
1897 елда – 578,
1920 елда – 720,
1926 елда – 721,
1938 елда – 780,
1949 елда – 614,
1958 елда – 436,
1970 елда – 335,
1989 елда – 200,
2002 елда – 117,
2010 елда – 150,
2017 елда – 112 кеше (руслар – 77%, татарлар – 21%, чуашлар – 1,3%, марилар – 0,6%).